Әгәр әни кайткан дисәләр... Нишләр идек икән без? Беркөн килеп әгәр әйтсәләр, Азга гына, теге дөньядан Әниемне кайткан дисәләр. Әгәр әни кайткан дисәләр Ыргыр идем башта куклэргэ. Кычкырыр идем кукне ярып, Ишетелсен очен күпләргә. Әгәр әни кайткан дисәләр, Бер Аллама ялына-ялына Чабар идем абына-абына Кайтып житэр өчен янына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Рэхмэт укыр идем барсына, Гафу сорар идем барысы очен Мин тезлэнеп әни каршына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Башны куеп анын алдына, Кулын битлэремэ тиереп Иркәләнер идем аз гына. Әгәр әни кайткан дисәләр, Мин йоклатмас идем энине. Авызына гына карап торыр идем Эни ни сөйләгәнне, әйткәнне. Әгәр әни кайткан дисәләр, Чәйләр эчәр идек утырып. Узем ясап бирер идем чәйне Мөлдерәмә итеп, тутырып. Әгәр әни кайткан дисәләр, Белмэс идек бары нишләргә. Әллә нилэр эшләр идек тэ, Терсэк ерак хэзер тешләргә. Риза инде хэзер Әнием, Матур булып төшкә керсәңдә. Әгәр әни кайткан дисәләр, Анлыйм бу сүзләрне кемдер, Сынар очен генэ әйткәнен. Беләм инде газиз әниемнең Барып алалмаслык, кайта алмас жиргэ киткэнен. Җәвит Шакиров.